Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Тимиров һәм тыл ветераны Әбәдия Тимирова

Ерак бабам Габделхәй Тимиров Бөек Ватан сугышы ветераны, ерак әбием Әбәдия Тимирова тыл ветераны.


Кадерле ерак бабабыз Тимиров Габделхай һәм ерак әбиебез Тимирова Әбәдия,без сезне ел да шушы бөек Җиңү көнендә кадерләп искә алабыз, чөнки берегез сугыш ветераны , берегез тыл ветераны идегез. Безнең әниебез Ахняпова Зәнфирәнең тормыш юлы дөньяга килүенең беренче көненнән үк кызыклы да,кызганыч та,гыйбарәтле дә мизгелләр белән башланган. Рәхмәт ерак әбиебез, әниебезне сугыш яланнары аркылы исән -имин алып кайткансың.Кадерлеләребез сез әниебезгә генә түгел, безгә -оныкларыгызга да гомер бирүчеләр. Сезгә рәхмәтебез чиксез. Караңгы гүрләрегез якты булсын, рухларыгыз шат калсын. Тыныч йоклагыз, кадерлеләребез.Һәм тагын шуны әйтәсе килә , сугыш ветераннары да санаулы гына калып бара.Ә бит аларның балалары -сугыш чоры балаларының сабый чагы сугыш михнәтләрен татыган. Алар да кадер хөрмәткә лаек,яшьләре дә зурая. Әйдәгез сугыш чоры балаларын исән чакта кадер-хөрмәттә яшәтик.Бөек Җиңү көне белән барыгызны да!

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

#МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев