Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Бүген һава-десант гаскәрләре көне!

2 август һава- десант гаскәрләре көне. Нәкъ менә бүген Россиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне - 1930 елның 2 августында оешкан гаскәр 95 еллык юбилеен билгели.

Һава- десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр Россия гаскәрләренең элитасы ул. 

Актаныш районында да "десант" исемен горур йөртүчеләр шактый. Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Ватаныбыз иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, Һава- десант гаскәрләренең "Бездән башка беркем түгел" дигән легендар девизының гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю һәм көчле кешеләр булдылар.  Десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Сезнең гаскәрләр һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бүгенге бәйрәмегез  курку белмәс йөрәкләрегезгә тагын да көч өстәсен. Зәңгәр күк төсендәге беретларыгызны горур йөртегез,  һәрвакыт эш -  гамәлләрегез һәм яшәү рәвешегез белән  башкаларга өлге булыгыз.

Гаиләләрегезне кайгы-хәсрәт читләтеп узсын. Сезгә һәм  якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев