Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Бүген Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне гильотинада җәзалап үтергән көн

1944 елның 25 августында фашистлар суды Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне гильотинада җәзалап үтергән.

1944 елның 25 августында 12:06–12:36 сәгать арасында, Берлинның Плётцензее төрмәсендә 11 татар каһарманының башы киселә.

Әмма алар антларына үлгәндә дә тугры калдылар. Аларның үлеменә шаһит булган Германия рухание соңыннан: "Татарлар елмаеп үлделәр",- дип искә төшерде. Әйе, алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора.Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән... Менә-менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә, һавага күтәрелеп китәр кебек.
Илгә, халыкка үлемсез җыр кайтты:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып,
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Бу исемнәрне беркайчан да онытмагыз!

Менә алар:

  1. Гайнан Кормаш.
  2. Фоат Сәйфелмөлеков.
  3. Абдулла Алиш.
  4. Фоат Булатов.
  5. Муса Җәлил.
  6. Гариф Шабаев.
  7. Әхмәт Симай.
  8. Абдулла Баттал.
  9. Зиннәт Хәсәнов.
  10. Әхәт Атнашев.
  11. Галләнур Бохараев (Гамирҗан Дәүләтшаһ - Болгари)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев