Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды

Бүген, 30 апрельдә татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды.

Гази Заһитов 1921 елда Мишкә районының Яңагош авылында туып-үсә. Туган авылында башлангыч белемне алгач, күршедәге Өрьяды җидеелык мәктәбендә укый. 1938 елда Бөре шәһәрендәге медицина техникумына укырга керә.

1940 елның августыннан Г. Заһитов хәрби хезмәттә. Татар егете Таллин шәһәрендәге кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтның алгы сызыгында була. Гази Казыйхан улы 1945 елның апрель азагында Берлинны алучыларның беренче сафларында була. Авыр яралануга карамастан, ул 30 апрель көнне үзенең 4 сугышчан дусты белән бергә Рейхстаг түбәсенә Кызыл байракны беренче булып беркетә. Күрсәткән батырлыклары өчен Гази Заһитов Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек дип таныла. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, каһарман татар егетенә Алтын йолдызны күкрәгенә тагарга насыйп булмый.

1946 елның 1 июлендә туган авылына әйләнеп кайткач, Гази Заһитов биредә авыл советы башкарма комитеты рәисе, аннары Кәмәй машина-трактор станциясе механигы булып эшли. 1953 елның 23 августында, сәер шартларда автомобиль һәлакәтенә эләгеп, батыр солдатның гомере вакытсыз өзелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев