Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Чөгәнә авылында Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды

7 май көнне Чөгәнә авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Митингта Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы коллективы да актив чыгыш ясады.

Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый.

Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне.

Митинг барышында сугыш кырында ил азатлыгы өчен көрәшкән фронтовиклар, тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәре искә алынды. Чарада катнашучылар һәйкәл янына чәчәкләр салдылар, батырлар истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, өлкән буын вәкилләре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезнең тынычлыгы өчен куйган хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Безнең буын, тыныч күк йөзе астында яшәве өчен, фронтта көрәшкән батыр солдатлар алдында да, тылда армый-талмый хезмәт иткән кешеләр алдында да чиксез бурычлы. Аларның батырлыгы һәм ныклыгы яшь буын өчен һәрчак үрнәк булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев