Донецк күге астында – Түбән Яхшый егете
Кемнеңдер тыныч йокысы, кемнеңдер кайгыртылмаган киләчәге – бүген махсус хәрби операциядәге егетләр җилкәсендә.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Алар арасында Түбән Яхшый авылы егете, БПЛА операторы Рубин Харрасов та бар.
Рубинның чираттагы кыска ялга кайтуыннан файдаланып, хәрби хезмәт һәм кеше язмышын үзгәрткән мизгелләр хакында сөйләштек.
2002 елда Түбән Яхшый авылында Флүсә һәм Әлфис Харрасовлар гаиләсендә төпчек ул булып дөньяга килә Рубин. Югары Яхшый мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, Чаллыда дүрт ел электрчы һөнәрен үзләштерә. 2023 елда кулына диплом алган көннәрдә үк аны армия сафларына чакыралар.
Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 поселогында урнашкан Идел буе үзәк хәрби округының 12нче гвардия, инженер-сапер бригадасына эләккән егет, бер ай хезмәт иткәннән соң, контракт төзи. Аннары БПЛА (дрон) белән эш итү буенча махсус әзерлек үтә. Шуннан инде юл – Украинага. Рубин Донецк ягына эләгә.
ҺӘР АДЫМ – СЫНАУ
– Рубин, Украина ягына баргач, беренче уең нинди булды?
– Нигә килдем инде, нәмә калган монда? – дигән уй килде. Бөтенләй таныш түгел җир, хәлләр дә җиңел түгел. Курку бар. Ләкин вакыт үтү белән өйрәнәсең, күнегелә икән. Менә инде ике ел үтте.
– Хезмәтең нинди вазифаларны үз эченә ала?
– Мин БПЛА белән эшлим. Дроннар ярдәмендә миналар ташыйбыз, дошман техникасын юк итәбез, штурмга керүчеләргә юл ачабыз. Каршы якның техникасын юк итәбез.
– Иң истә калган хәл дә булгандыр...
– Беренче тапкыр төнлә заданиегә кергәнне мәңге онытып булмый. Дөм караңгы, бернәрсә күренми. Тик дрон тавышлары гына… Аларның шомлы гөжләве генә ишетелә. Нишләргә дә белмибез. Агачлар арасыннан көчкә чыгып котылдык. Иртән яктыда кабат кердек.
МИЧ БЕЛӘН ҖЫЛЫНАБЫЗ
– Заданиега озак вакытка кертәләрме?
– Без анда өч-дүрт ай буе булабыз. Шәһәр булса – подвалларда, посадкалар булса – блиндажларда яшибез. Юыну урынын үзебез ясыйбыз, кышын юеш салфеткалар гына коткара. Ашарга да үзебез пешерәбез.
– Блиндажларны ничек җылытасыз?
– Аларны автоном мичләр белән җылытабыз. Ә окоп шәмнәрен дронга эләктереп, штурмдагыларга җибәрәбез. Чөнки аларга әйберләр башкача барып җитә алмый. Шул рәвешле азык-төлек тә кертәбез.
ТОМАННЫҢ ДА ЯРДӘМЕ ТИЯ
– Анда табигать нинди?
– Хәзер гел яңгыр. Төнлә салкын, иртән җылынып китә, томан төшә. Ул төшке берләргә кадәр таралмый. Бу вакытта дроннар очмый, тик штурмга керүчеләр өчен уңай – техника үтә ала.
– БПЛАлар ерак очамы?
– Уртача 20 чакрым тирәсе. Кышын батарейка тиз утыра.
– Югалтулар бик авырдыр…
– Авыр. Тик артык уйласаң, паникага бирелергә мөмкин. Шуңа башка нәрсә турында уйларга тырышмыйсың, эшеңә чумасың.
САПЕР АЯГЫН ЮГАЛТТЫ, МИНЕ КЫЙПЫЛЧЫКЛАР ЯРАЛАДЫ
– Яралануың турында да искә төшерик әле.
– 2024 елның август аенда заданиега кереп киттек. Өч көн булдык та, кире кайтырга куштылар. Юлда мотоцикл таптык. Биш кеше шуңа әйберләрне төядек тә, киттек. Ярты юлга җиткәч, ул мотоцикл эшләми башлады. Аны карап, әйберләр белән ике кешене генә утыртып җибәрдек. Өчебез җәяү атладык. Биш метр да үтмәдек, минем арттан барган сапер минага басты. Аның кыйпылчыклары миңа да тиде. Терсәкне, билне, аякның балтырын яралады. Сапер аягын югалтты.
– Дәвалану күпме вакыт алды?
– Бер ай госпитальдә булдым, аннары авылга кыска ялга кайттым. Тагын хезмәткә киттем.
ПОСЫЛКАЛАРДА –
ТУГАН ЯК ҖЫЛЫСЫ
– Гуманитар ярдәм килеп торамы?
– Әйе, “Без бергә” волонтерларыннан гел килә. Сораган барлык әйберләрне җибәрәләр. Мин бик сорамыйм, кыенсынам.
– Туган яктан килгән посылканы алу күңелледер.
– Ул – иң кадерлесе. Әти-
әниләр дә җибәреп торалар. Посылкаларны алгач нык рәхәт. Егетләр белән бергәләп ашыйбыз. Анда туган яктан килгән һәр әйбернең тәме, җылысы башкача кебек.
– Кыска вакытлы ялларга ничә тапкыр кайттың әле?
– Монысы – өченчесе.
– Ял вакытын ничек уздырасың?
– Вакыт җитми дә кала. Күбрәк әти-әни, йөргән кыз белән булырга тырышам.
– Яшьтәшләреңә теләкләрнеңне дә ишетик әле.
– Тормыш кадерен белсеннәр. Махсус хәрби операциядә хезмәт итә башлагач, тормышка бөтенләй башкача күзлектән карый башладым. Фикерләрем дә зурларча хәзер.
Ялы тәмамлануга, Рубин Харрасов янә хезмәт урынына юл алды. Туганнары, якыннары, авылдашлары – барысы да аның исән-сау әйләнеп, җиңү хәбәрен алып кайтуын теләп кала. Без дә якташыбызга көч, батырлык һәм сабырлык
телибез.
Батыр егет махсус хәрби операциядә катнашкан өчен күпсанлы бүләкләргә лаек була, алар арасында I һәм II дәрәҗә "Хәрби батырлык өчен", II дәрәҗә "Батырлык өчен" медальләре, Жуков медале, "Махсус хәрби операциядә катнашучы" медале, "Кенигсберг-шәһәрчек Кызыл Байрак бригадасының 12 нче аерым гвардия инженер бригадасына 80 ел" медале бар. Без Рубин белән чиксез горурланабыз.
Бүгенге көндә Рубин санчастьта сәламәтлеген ныгыта. Бу хакта әнисе Флүсә апа хәбәр итте. Без аның белән “Яшьлек” яшьләр үзәгенә егетләргә боткалар тутыру өчен реторт-пакетлар, тушонкалар китергәч очраштык. Рубинның тизрәк савыгуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев