«ҖИҢҮ БАЙРАГЫ» – ГОРУРЛЫГЫБЫЗ!
Актаныш технология техникумында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында тантаналы линейка узды.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – дәүләт флагларын күтәрү тантанасы булды. Бу мәртәбәле вазифаны махсус хәрби операция ветераннары, техникум студентлары Риваз Рәхмәтуллин һәм Рәмис Хәбиров башкарды.
Аларның батырлыгы, Ватанга тугрылыгы һәм кыюлыгы яшь буын өчен чын үрнәк булып тора. Мондый очрашулар тарихи хәтерне сакларга, илебез каһарманнарына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Бөек Җиңү рухы – йөрәкләребездә!

Хәтерлибез. Горурланабыз. Рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев