Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Иске Байсар өлкәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Җиңү бәйрәме бүләкләре тапшырылды

Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме. Илебез азатлыгы өчен җаны-тәне белән көрәшкә күтәрелгән яугирләр, көнне-төнгә ялган басу-кырларда, завод-фабрикаларда хезмәт куйган тыл ветераннарының тырышлыгы, фидакарьлеге аша яуланган Бөек Җиңү таңы безгә бик кадерле.

            Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына үзенең котлауларын һәм бүләкләрен юллады. 

         Бүген Иске Байсар авыл җирлге башлыгы Рәмис Кадыйров җирлектәге ветераннарның өйләренә барып Җиңү бәйрәме күчтәнәчләрен тапшырды. 

Районыбызның һәр ветеранына Республика Рәисенең әнә шундый җылы хөрмәте, игътибары күрсәтеләчәк.

           Хөрмәтле ветераннар! Сезне якынлашып килүче Бөек бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Сезнең алда без башыбызны иябез! Сезгә ныклы саулык, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз кайгыртуында озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев