Иске Кормаш җирлегендә махсус хәрби операция батырлары истәлегенә хәтер такталары куелды
Җирлегебезнең ике авылында, МХО да батырларча һәлак булган ике егетебезгә - районда беренчеләрдән булып хәтер тактасы ачтык. Истәлек такталары халык ярдәменнән эшләтелде.
Җирлек халкына, чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Ильшат Ильфат улына, хөрмәт итеп килгән Әфган, Чечня сугышы ветераннарына, бәйрәмне алып баручы Алмазия ханымга, Рөстәм әфәндегә, район РДК коллективына, кече авыл клуб мөдирләре Ләйсән апага, Ранияга, мәдәният йорты егет-кызларына, сакта торучы балалар - Диләрә белән Илнурга, мәктәп дирекциясенә, егетләрнең туганнапына чиксез Рәхмәтемне җиткерәм. Дөньялар тынычланып егетләребез исән-сау кайтсыннар иде.
Ихтирам белән, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев