Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Бүген Актаныш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Арысланов Айзат Данил улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә катнашкан район башлыгы Ленар Зарипов мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, тормышның кадерен белеп, алгы сызыктагы егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп, үсеп килгән буынны аларның батырлыклары үрнәгендә тәрбияләп үстерү кирәклеген ассызыклады.
Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, Айзат кебек егетләрнең батырлыгы нәтиҗәсендә 30 июль көнне Новоалександровка неонацистлардан азат ителде. Россия гаскәрләре өчен бу бик мөһим плацдармнарның берсе иде...
Арысланов Айзат Данил улы 1972 елның 30 октябрендә Актаныш Актаныш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, училещыда һөнәр үзләштерә. 1990-1992 елларда армия сафларында хезмәт итә. 2024 елның 17 февралендә хәрби контракт төзеп, үзе теләп махсус хәрби операциягә кушыла. 2024 елның 14 июлендә Донецк Халык Республикасының Новоалександровка авылында барган бәрелешләрдә һәлак була. Айзат Данил улы үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән.
Айзатның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Барлык туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Актаныш районы хакимиятенең матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев