Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Галим Гыйлаҗетдинов

Минем бабам Галим Яңа Җияш авылыннан. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка чакырыла. Ул ачы сугышның башыннан ахырына кадәр, 1941 дән 1945 елга кадәр, Җиңү көненә кадәр катнаша. Яу кырында 2 тапкыр каты яралана.


Тарих битләренә кереп калган, интернет челтәрендә бабабызның батырлыгы турында да язылган, анда:
1945 елның 25 январь көнне, гвардия рядовой Гилазетдинов Галим, Польшанын Адель-Дамерау авылы янында барган каты бәрелешләр вакытында курку белмичә үзе артыннан, бер взвод кызыл армия солдатларын, атакага күтәрде, һәм беренчеләрдән булып немец солдатлары рубежына бәреп кереп, 7 немец солдатын юк итте диеп язылган анда. Шул батырлыгы өчен бабыкам 27 январь 1945 елның, "Батырлык өчен" медале бн яу кырында командиры тарафыннан бүләкләнә. Менә шундый була безнең курку белмәс бабабыз.
Эйе...аның бик куп орден, медальләре әледә саклана.
Бабам сугыштан соң туган авылы Яңа Җияш авылында яшәп, 11 баласына гомер буләк итэ, 1986 елда бакыйлыкка кучә.
Без бабам белән бик горурланабыз!

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев