Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Өстәл теннисы буенча ярышлардан репортаж

«Батыр» спорт сараенда Төньяк Кавказда һаләк булган хәрбиләрне искә алу көненә багышлап өстәл теннисы буенча турнир гамәлләштерелде.

Ярышларда Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 10 команда −100дән артык яшь тенисчы катнашырга булган. 

Турнир ачылышы тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, хәрби хәрәкәтләр, интернациональ сугыш ветераннары спортчыларны ихлас сәламләделәр, югары уңышлар һәм иминлек теләделәр. 

— Шуншындый ярыш өчен оештыручыларга рәхмәтлелек белдерәм. Бүгенге көндә дә дөньялар тыныч түгел, егетләребез үзләрен аямыйча яу кырларында хезмәт итә. Батырлар даны мәңгелек, диде районыбыз башлыгы, үзе дә Әфган ветераны Ленар Зарипов. — Сезгә балалар, тыныч тормышта гына, спорт ярышларында гына җиңүчеләр булу насыйп булсын. Илебезгә, Татарстаныбызга, туган җирегезгә лаеклы гражданнар булып үсегез!

— Районның өстәл теннисы спорты тарихы 2002 елда, Актанышның КБО бинасында, танылган спортчы, хезмәт ветераны Илдар Сәрдар улы Имамов тырышлыгы белән башланып китә. Бүгенге көндә дә җирлекләребездә киң таралган һәм яшь, урта һәм өлкән буын арасында да бик популяр спорт булып кала бирә, дип бәян итте алып баручы, тантана ачучы Рөстәм Мусин.

— 11 декабрь — Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен аеруча әһәмиятле. Чечен кампаниясенең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә. Бу ярыш әлеге истәлекле датага багышланган. Иганәчеләребезгә бик зур рәхмәт! Районның хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматләр буенча безнең районнан 128 егет Чечен сугышына киткән. аның 2 табут белән кайтты, сигезебез тыныч тормышта вафат, ди Вәзыйх Харисов.

Шулай ук, районда өстәл теннисы спортының үсешенә саллы өлеш керткән, аның башлангычында торган Илдар Имамовка һәм якташыбыз, Россия командасы составында Татарстан һәм район данын яклап йөргән оста тенисчы Марат Солтановка район башлыгы Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде.

Илеш районыннан килгән Рәмис Гәрәев белән аралашып алдык:

— Мин болай теннис белән 2 ел мавыгам. Тренерым — Марат Хәмматов. Югары Яркәйнең беренче санлы гимназиясенең 9 сыйныфында укыйм һәм спорт мәктәбенә йөрим. Алдагы тормышымны да спорт белән бәйләмәсәм дә, теннисны ташларга уем юк. Һәвәскәр спортчы булып калырмын. Бүген җиңүгә омтылышым нык зур.

Яр Чаллы шәһәренең «Заря» спорт мәктәбе тренеры, хезмәт ветераны Фәрит Муллануров белән әңгәмәләштек:

— Мин бик күп еллар Татарстан күләмендә чемпион булып танылдым. Хезмәт ветеранымын, 40 елга якын заводта хезмәт куйдым. Шулай ук 24 ел буена балаларга өстәл теннисы уены серләрен өйрәтәм. Укучыларым Россия һәм Татарстанның җыелма командаларына составларына керде, кайберләре Англиядә, Мәскәүдә укыды. Өстәл теннисы — зирәклекне арттыра, уй-фикерләрне тәртипкә сала. Балаларны бик яратам, аларга тенниска өйрәтү бик ошый. Актанышта безне ихтирам белән кабул иттеләр.

— Фәрит Шакирович, әлеге заманда теннис белән шөгыльләнүче балалар күпме?

— Бик юк. Иң тәвәккәл, иң тырыш балалар гына! Иң авыр спорт төрләренең берсе. Математиканы «5» белү, музыкаль ишетү, көн саен 3 сәгать дәвамында күнегүләр ясау зарур. Мин үзем теннис белән узган гасырның 64нче еларыннан алып уйныйм, Европа күләмендәге турнирларга да, Төркиягә дә бардым. 

— Теннис уены — бик катлаулы, шуның өчен дә бер-ике занятиегә, тренировкага килеп китүчеләр булгалый. Теннисны өйрәнергә теләгән баланың ата-анасы иҗаи кешеләр булуы яхшы этәргеч бирә, ди спорт аксакалы.

Яшь кенә булуына карамастан бик күп җиңүләргә ирешкән, безнең «Актаныш-информ» сайты сәхифәләрендә дә даими җиңүләре яктыртылып килгән Данил Солтанов белән дә күрештек. Ул — район үзәгенең 2 санлы мәктәбендә белем ала:

— Миңа 11 яшь. Теннис спорты 5 яшьтән алып катнашам. Бүгенге турнирда минем абыем — Марат Солтанов та катнаша. Ул Россиякүләм ярышларда зур казанышлар алган шәхес.

Спорт — ул тормыш! Спорт кешеләргә үзләренең физик сыйфатларын һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләрен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге бирә. Спорт белән шөгыльләнү кешеләргә сәламәт, нык һәм чыдам булырга ярдәм итә. Спорт күнекмәләре безнең сәламәтлебезне ныгытып кына калмый, ә тәнне даими тонуста да саклый, мускулларны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.

Киләчәктә дә яшь теннисчыларыбызга уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез. Ветераннар да исән-сау булып, шундый ямьле вакыйгалар булган спортя ярышларында очрашып торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев