Актаныш

Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Чуракайның Шәмсун мәчетендә районкүләм намаз уку бәйгесе булачак

4 апрель, шимбә көнне Чуракай авылының “Шәмсун” мәчетендә, биредәге мәдрәсә белән берлектә, балалар өчен намаз уку бәйгесе оештырыла.

Районкүләм чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 7-16 яшьлек укучылар катнаша ала.

Бәйгенең максаты: балаларда Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укуны тәрбияләү, гыйлем алуга мәхәббәт уяту, үзара дуслык мөнәсәбәтен ныгыту.

“Мин намаз укырга яратам” бәйгесенең шартлары түбәндәгечә:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балалар: ике рәкәгатьле намаз укып күрсәтү.
  • 7-8 яшьлекләр: ике рәкәгатьле намаз укып күрсәтү.
  • 10-12 яшьлекләр: фарыз намазның берсен укып күрсәтү, Аятел Көрсине, азан догасын белү. 13-16 яшьлекләр: фарыз намазның берсен укып күрсәтү, Аятел Көрсине, азан догасын, конут догасын белү.

Коръәнне карап уку хуплана.

Актаныш районы мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев