Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Хәерле сәфәрләр булсын: «Егетләребез гуманитар ярдәм килгәнен көтеп тора»

Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә зур оешканлык күрсәтә. Бүген менә райондашларыбыз ут эчендәге егетләргә унынчы тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп озатты. Әлбәттә, бу ярдәмнәрне оештыруда «Без-бергә» волонтерларының хезмәте әйтеп бетергесез.

Унынчы- юбилей саны астындагы гуманитар ярдәм җибәрүгә әзерлек декабрь ахырында бигрәк тә көчәйде. Халкыбыз егетләрнең фронт хәлләренә битараф түгел,  әледән-әле аларның яралану, үлем хәбәрләре барыбызның да җанын телгәли, һәркем җиңү өчен үзенең хәләл көчен кертергә ашыкты. Күмәк тырышлык бушка китмәде. Халык акчаларына 3 автомобиль сатып алынды. Аның берсе "УАЗ", икесе "Нива" машиналары.

Неонацизм белән көрәшүче егетләребез соравы буенча бүген аларны өч юнәлешкә- Донецк Халык республикасына, Херсон һәм Запорожье республикаларына озаттык. Яңалыклардан, егетләр белән аралашулардан белеп торабыз- әлеге республикаларда хәзерге вакытта бер дә тыныч түгел. Димәк озатучыларга бомбалар шартлавына эләкмичә, бәла-казаларга тарымыйча барып җитү сорала. Кемнәр соң алар куркусыз батырларыбыз?

Әлбәттә инде барлык гуманитар ярдәмне алып баручылар, ут эчендәге райондашларыбызга туган як сәламнәрен даими тапшырып торучылар- Алмаз Кашапов белән Руслан Ханов. Бъген Алмаз машиналарны да бер-бер артлы җаен белеп фурага менгерде.

Алар белән бергә ерак юлга  контракт белән махсус хәрби операциядә катнашып кайткан, ветеран Ренат Латыйпов чыга. Ренат абый, яше тулу сәбәпле, махсус хәрби операциядән кайтарылса да, МХОдагы егетләребез белән араларны өзми. Киресенчә аларның кичерешләрен үз җилкәсендә татыган солдат буларак, ярдәм туплауда гаиләсе белән зур өлеш кертә. Бу озын юлга да ул өченче тапкыр кузгала.

- Егетләребез гуманитар ярдәм килгәнен көтеп тора. Без килгәч, нык сөенәләр алар,- ди Ренат Латыйпов.

Автомобильләрдән тыш та солдатларга бик күп кирәк-ярак җыелды. Күп күләмдә салкын чорларда иң кирәкле- буржуйкалар, окоп шәмнәре, җылы тота торган изолон алынды. Һәр солдатка өчәр тарма кирәк-яраклар, азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Аларны Актаныш районы халкы, мәктәп, балалар бакчалары, оешма-предприятие коллективлары, клуб, китапханә  хезмәткәрләре, фермерлар бертуктаусыз "Яшьлек" яшьләр үзәгендәге волонтерлык штабына китереп торды. 

- Бер генә авыл җирлеген дә аерым әйтеп булмый, һәр җирлек, һәр кече авылдан посылкалар килеп кенә торды. Хәзер гуманитар ярдәмне фураларга МХОдагы егетләрнең әтиләре, волонтерлар белән төйибез. Хакимият җитәкчеләренә, район башлыгы Ленар Зариповка, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровага рәхмәт. Кайчан гына шалтыратсак та ярдәм итәләр,- ди "Без-бергә" волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева. 

Фураларны тәҗрибәле шоферлар иярли. Алар волонтерларның мөрәҗәгатенә битараф
калмыйча, гуманитар ярдәм алып баруга ризалык бирәләр. Ә без озын, ерак юлга кузгалган барлык егетләргә хәерле сәфәрләр телибез. Егетләребезгә халкыбызның кайнар сәламнәрен, йөрәк җылысын исән-сау  илтегез, сезнең дә сөенечле хәбәрләр белән генә кайтуыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев