28 май — Чик сакчылары көне!
Бүген, 28 май — Чик сакчылары көне!
Актаныш районы чик сакчыларына аерым рәхмәт. Сезнең батырлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез зур хөрмәткә лаек! Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәм Татар Ямалысы авылында стела-һәйкәлләр куелды. Бу сезнең батырлыгыгызга зур ихтирам билгесе! Бәйрәм белән! Тыныч күк йөзе һәм ныклы чикләр телибез!

Бу бәйрәм — батыр, кыю һәм үз һөнәренә тугры булган кешеләр көне. Алар Ватаныбыз чикләрен саклап, илебез иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итә.
Чик сакчылары хезмәте — намус, җаваплылык, батырлык һәм хәрби бурычка тугрылык символы булып тора. Бу — зур сабырлык, һөнәри осталык һәм тулы бирелгәнлек таләп итә торган изге хезмәт.
Ватаныбыз чикләрен саклаучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм хезмәтегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев