Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

“Алдынгылар хәрәкәте” укучылары – ветеранда кунакта

Бүген Югары Яхшый мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил абыйның хәлен белергә,истәлекләре белән янәдән уртаклашырга бардылар. Ветеран балаларга сугыш авырлыклары турында, сугыштан соңгы еллардагы тынгысыз хезмәт турында сөйләде. Тәфкил абый балаларга киңәшләрен бирде, һәр туган таңның кадерен белергә , тәртипле булырга кушты.Укучылар аның һәр сүзен тын да алмыйча тыңладылар.

 

Очрашуда Актаныш районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар, сугыш ветераннарына дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәм турында мәгълүмат бирделәр.

Укучылар бу очрашудан зур тәэсир алып, Ватан тарихына карата хөрмәт хисе белән кайттылар.

Очрашуның иң күңелле мизгеле – Тәфкил абый һәм укучылар бәйрәм көнне һәйкәл янында тагын очрашырга сүз куештылар. Яшь буын әби-бабаларыбызның үткәне белән бик кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев