Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

ГАСЫРЛЫК ТАРИХ: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ СТУДЕНТЛАРЫ 100 ЯШЬЛЕК БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫНДА КУНАКТА

Вакыт үз дигәнен итә, елларга каршы торып булмый. Әмма шундый кешеләр бар — аларны күргәч, вакыт туктаган кебек тоела. Инде берничә ел рәттән гаҗәеп бер кеше — Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил бабай Вәлиевкә, студентларыбыз белән, җылы очрашуга барабыз без.

Гасырлык тормыш юлы үткән батырыбызның хәлен белергә, якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләргә Югары Яхшый авылына юл алдык.   

...Бу йортта тарихның үзе яши. Безне каршы алган Тәфкил бабайның йөзендәге һәр җыерчык — бер тарих, һәр карашы — олы тормыш тәҗрибәсе.100 яшәү — ул бары тик сан гына түгел. Бу — ачлык-ялангачлыкны да, сугышның канлы кырларын да, аннан соңгы авыр торгызу елларын да күргән, әмма сынмаган, сыгылмаган кеше гомере.  Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, тын алырга да куркасың: ул вакыйгалар китап битләрендә түгел, ә менә каршыңда утырган кешенең күз алдыннан узган.

"ТӨП СҮЗ - САБЫРЛЫК , ИҢ ЗУР ТЕЛӘК - ТЫНЫЧЛЫК"

 Әңгәмә вакытында иң гаҗәпләндергәне — Тәфкил бабай күзләрендәге нур һәм оптимизм. 100 яшьтә дә ул үткәннәргә зарланмый, киресенчә, һәр көн өчен Аллаһыга шөкер итә. "Сугышта үлемнән курыкмадык, Ватан өчен, киләчәк өчен бардык." — дип искә ала ветеран.
 Тәфкил бабай илебездә барган бүгенге МХО турында да хәбәрдар. "Анда нинди хәрәкәттә егетләр?, - дип кызыксынды ул. "Илебезгә тынычлык телик!"- сугышның ачысын кичкән ветераныбыз һәрвакыттагыча оптимист фикердә! Студент егетләребезнең дәртле җырларын алкышлап, үз теләкләрен җиткерде йөзьяшәр батырыбыз!

 100 яшьлек ветеран белән аралашу — ул олы бер гыйбрәт, тарих белән күзгә-күз очрашу. Аның кебек каһарманнарыбыз исән чакта, безнең бурыч — аларның хезмәтен кадерләү, сугыш хатирәләрен буыннан-буынга тапшыру.Тәфкил бабайга ныклы сәламәтлек телибез! Сезнең кебек кешеләр — безнең горурлыгыбыз, безнең маягыбыз. 

Автор: Актаныш технология техникумының тәрбия буенча директор киңәшчесе Нагимова Зилә Өлфәт кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев