Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

МХО Герое Риваз Рәхмәтуллин ЗАГС бүлегендә укучылар белән очрашты

Махсус хәрби операция батыры, хөрмәтле райондашыбыз Риваз Рәхмәтуллин «Батырлык өчен» медале иясе булса да, бик тыйнак, сөйләшкәндә артык сүз әйтмәс. Район ЗАГС бүлегендәге очрашуда аның чыгышын укучылар тын калып тыңладылар. Гаилә мәктәбе кысаларында узган дәрес Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

Махсус хәрби операция батыры, хөрмәтле райондашыбыз Риваз Рәхмәтуллин "Батырлык өчен" медале иясе булса да, бик тыйнак, сөйләшкәндә артык сүз әйтмәс. Район ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбе кысаларындагы чираттагы очрашуда аның чыгышын укучылар тын калып тыңладылар.

Риваз Равил улы 1989 елның 12 августында туа. Актанышның икенче санлы мәктәбендә укый, һөнәр училищесында пешекче-машина йөртүче белгечлеге ала. Мәскәү өлкәсендә Одинцово шәһәрендә хәрби хезмәтен үти. Аның армия сафларына барырга гемоглобины түбән һәм авырлыгы җитмәү комаучаласа да, егет җаен тапкан. Барыбер хәрби хезмәткә китә. 

Риваз Равил улы армиядән соң да Ватанны саклауны үзенең һөнәре итеп сайлый һәм ялгышмый. 2013 елда контракт төзи. Диңгез пехотасына десант-штурм батальонына пулеметчы булып Севастопольгә китә. Ике тапкыр контрактын озайта, аннан Самарада хезмәтен дәвам итә. Сириядәге хәрби операциядә дә катнаша.

Ә 2022 елда өлешчә хәрби операция башлану белән ут эченә керә.  Мотоукчылар дивизиясе составында Киевка кадәр белән барып җитә ул. 2024 елда каты бәрелешләрдә яралана, аягына мина ярчыгы эләгә, аяк бармаклары һәм табаны өзелә. 5 тапкыр операция ясыйлар, госпитальләрдә дәвалана, хәзерге вакытта комиссияләнеп Актанышта яши. Дәһшәтле вакыйгаларда каушап калмыйча, батырлык үрнәге күрсәткәне өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

-Армиягә бару ир кеше өчен бик кирәк, -дип киңәшләрен бирде ул укучыларга.

Гаилә мәктәбе дәресе ахырында ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Риваз Рәхмәтуллинга «Татар дөньясы» китабын бүләк итте.

Укучылар Риваз абыйлары белән бергәләп «Батырларга хат» акциясендә катнашты. Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга исемләнгән, изге теләкләр язылган тәбрикнамәләргә имзаларын куйдылар.

Әлеге котлау хатлары гуманитар ярдәм белән бергә фронттагы сугышчыларга җибәреләчәк.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев