Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актаныш районы кадетлары «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабында җиңде

Зур горурлык белән «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабында Актаныш районы командаларының искиткеч нәтиҗәләргә ирешүе турында хәбәр итәбез!

 

Безнең районнан әлеге мавыктыргыч ярышта өч команда катнашты һәм һәркайсы лаеклы чыгыш ясады!

 Кадет-интернат мәктәбенең уртанчылар төркеме — 1 нче урын!
Безнең кадетлар искиткеч әзерлек, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, зона этабының алтын медальләрен яулады! Афәрин!

 Кадет-интернат мәктәбенең өлкәннәр төркеме — 2 нче урын!
Өлкән сыйныф укучылары да сынатмады, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, мактаулы икенче урынга лаек булды.

 Шулай ук Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең кеччкенәләр төркеме дә актив катнашып, көчле ихтыяр һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Сезнең алда әле зур җиңүләр көтә!

Барлык катнашучыларны, аларның остазларын һәм әти-әниләрен чын күңелдән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев