Актаныш районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре Марий Элның Татар мәдәнияте республика үзәгендә булды
Татарстанның Актаныш районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан Татар мәдәнияте республика үзәгендә булды. Бу хакта Марий Эл Республикасында яшәүче татарлар төркеме хәбәр итә.
Бүген үзәк кунакларны каршы алды — Актаныш районыннан килгән делегация Йошкар-Олага тәҗрибә уртаклашу, буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, социаль партнерлыкны ныгыту һәм милли үзенчәлекләрне үстерү максатыннан килде.
Очрашу җылы мохитта узды, яклар арасында фикер алышу һәм киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.
Алдагы ике көндә кунакларның программасы бик бай: алар Марий дәүләт университетында, Йошкар-Ола шәһәренең 32 нче мәктәбендә, шулай ук балалар бакчаларында булырга ниятли.

Әлеге очрашу төбәкләр арасындагы мәдәни һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне ныгытуда мөһим адым булып тора.
Чыганак- ГАУК РМЭ"РЦТК" - МАРИ ИЛЕ ТАТАРЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев