Актанышта «XXI гасыр Кулибиннары» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасының муниципаль этабы уза
Бүген, 10 апрельдә Балалар иҗат үзәгендә «XXI гасыр Кулибиннары» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасының муниципаль этабы уза.
Олимпиадада 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнаша. Алар медицинада персонализация, корабль төзү һәм диңгез робототехникасы, мәгарифтә ИТ-чишелешләр, ясалма интеллект нигезендә тренажёрлар, тимер юл транспорты, шулай ук «Россия сагында» һәм «Фән һәм техника – изгелек өчен» номинацияләре буенча үз проектларын тәкъдим итәләр.
Проектларны яклау ачык форматта уза. Жюри уйлап табучанлыкны, техник эшләнешне һәм эшләрнең практик әһәмиятен бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев