Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Бакчабызда Гаилә бәйрәме

27 нче февраль көнне “Кояшкай” балалар бакчасында, беренче кечкенәләр һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары белән, ике бәйрәмне берләштергән, “Гаилә бәйрәме” булып узды

 

Гаилә ул - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әни - һәркемгә якын, газиз кеше. Әниләрнең ягымлылыгы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була. Әниләр һәрвакыт безнең янда: авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.

 

Гаиләдә иң зур баш кеше –әти, чөнки ул гаиләдәге барлык кеше турында кайгырта. Ул гаиләнең терәге, таянычы. Безне үзләренең акыллылыгы, көчлелеге белән сөендерә, тәрбияли. Буыннарны берләштергән бу күркәм бәйрәмгә кадерле әти-әниләребез белән бергә, хөрмәтле дәү әти- дәү әниләребез дә килгән иде.

 

Бәйрәмебез башыннан ук кызыклы, мавыктыргыч күренеш белән башланып китте. Тәрбиячеләр Ләйсән Хөсәеновна һәм Ләйсән Котдусовна данлыклы “Беренче театр” комедиясенә пародияләп, быелгы карның күплегенә ишарәләп эшләнгән скетч белән башлап җибәрделәр. Соңынан килгән хөрмәтле, кадерле кунакларыбыз балаларның җылы котлавын: матур җырларын, куңелле биюләрен, кадерле кешеләренә җиткерәсе килгән матур сүзләрен кабул итеп алдылар. Бәйрәмне зур осталык белән, матур итеп бакчаның физик үсеш буенча тәрбияче булып эшләүче Лилия Рәшитовна оештырды һәм алып барды.

 

Гаиләләре белән төрле кызыклы уеннар уйнатты. Бәйрәм шундый рәхәт, бердәм, күмәк атмосферада узды. Балаларның әти-әниләре белән күңелле уеннар уйнап, гаиләләре белән рәхәт итеп ял итүләре, балачакның күңелле бер хатирәсе булып хәтерләрендә озак вакытлар сакланыр.

Ләйсән Гарипова, 5 санлы Актаныш балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев