Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнары минималь баллары билгеле

Мәктәп аттестатын алу өчен, Россия чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт имтиханының һәр мәҗбүри һәм сайланган предметы буенча билгеләнгән минималь баллар бусагасын узарга кирәк.

Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, укучыларга рус теленнән – кимендә 24 балл, профиль математикадан – 27 балл, физика, химия, биологиядән – 36, информатикадан – 40, тарихтан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, әдәбияттан  – 32, чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк. Имтиханнарны тапшыру 2026 елның 1 июнендә башланачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары ул көнне тарих, әдәбият һәм химия, ә рус телен 4 июньдә тапшырачаклар. Расписание буенча профиль һәм база дәрәҗәләрендәге математикага – 8 июнь, җәмгыять белеме һәм физикага – 11 июнь, биологиягә, географиягә һәм чит телнең язма этабына 15 июнь бирелә. Чит телнең телдән өлеше һәм информатика 18 һәм 19 июнь көнне тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев