Безнең мөгаллимнәр туган тел укытучылары бәйгесендә җиңде
Туган тел укытучылары арасында узган мастер-класс бәйгесенең Бөтенроссия йомгаклау этабында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Әхмәтгалиева җиңүче, Мари Суксуы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Мандыкаева призер исеменә лаек булды.
26–27 март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел укытучылары арасында узган мастер-класс бәйгесенең Бөтенроссия йомгаклау этабы үтте.
Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Мари Суксуы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Мандыкаева Татьяна Туликовна призер исеменә лаек булды. Ә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Айгөл Ралиф кызы җиңү яулады.
Укытучыларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез! Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев