Пучы мәктәбендә Белем бәйрәме
Безнең мәгариф

Пучы мәктәбендә Белем бәйрәме

Безгә 1 сентябрь — Белем бәйрәме турында матур хәбәрләр килүен дәвам итә. Шундый күңелле хәбәрләрнең берсе Пучы мәктәбенә багышлана.

 Пучы мәктәбендә яңа уку елында 196 укучы белем ала. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 11 беренче сыйныф укучысы атлап кергән.

Мәктәптә Пучы авылы балалары белән бергә 10 авылдан килгән укучылар да белем ала. Димәк, биредә һәр уку елы — төрле авыллардан җыелган балалар өчен яңа дуслык, яңа белем һәм матур ачышлар чоры.

Белем бәйрәме уңаеннан мәктәп коллективын, укучыларны һәм ата-аналарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады. Ул яңа уку елы башлану уңаеннан җылы теләкләрен җиткереп, укучыларга уңышлар, укытучыларга сабырлык һәм иҗади хезмәттәшлек, ә ата-аналарга балаларының казанышларына куанып яшәүләрен теләде.

Яңа уку елы һәр гаиләгә шатлык, мәктәпләргә яңадан-яңа уңышлар алып килсен! Беренче сыйныфка аяк баскан нәни укучыларның белем дөньясындагы беренче адымнары уңышлы булсын! 


Нет комментариев