Безнеңгеройлар: Иске Байсардан Данияр Гарипов- Башта мәзәк тоелган иде...
Махсус хәрби операция башланганнан соң 2022 ел ахырында районыбызның бер төркем егетләре илебезне фашизм тарафдарларыннан якларга китте. Алар арасында Иске Байсар авылында туып-үскән Данияр Фәндүс улы Гарипов та бар. Бүген Данияр Фәндүс улы больничный отпускасыннан янә ут эченә китәргә җыена.
2010 елда беренче тапкыр солдат шинеле кигән авыл егете Саратовта ракета гаскәрләрендә хезмәт итүнең бер авырлыгын да тоймый. Киресенчә, армиядән ныгып, чын ир-егет булып өлгереп кайта ул.
Данияр башта Чаллыда, аннан «Ташкын хуҗалыгында механизатор булып эшли. Комбайн штурвалы артына утырып урып-җыю эшләрендә катнаша, тракторда җир сөрә. Чын авыл тормышының ямен, тәмен тоеп, гаиләсе белән туган авылында яшәп ятканда илебездә махсус хәрби операция башланды.
Данияр Гарипов узган елның 28 октябрендә Актаныш районыннан мобилизацияләнә. Казанда өйрәнүләр узганнан соң декабрь ахырында Украинаның Роза Люксембург авылына җибәрелә. Янә хәрби өйрәнүләр башлана. 24 февральдә солдатлар Донецк якларында барган ут эченә керәләр.
— Безнең полкны Донецкига төнлә белән керттеләр. Баштагы мәлдә кая эләккәнне аңлап та бетермәдек, мәзәк кебек тоелды. Бәрелешләр башлангач, нинди куркыныч урында икәнне аңладык.
— Анда кем булып хезмәт итәсең, Данияр?
— Мин укчы. Яулап алынган территорияләрдәге окопларда инде без. Актаныштан бергә киткән егетләр белән бер полкта, безне аермадылар, шунысы әйбәт булды.
— Бер-берегезгә ярдәм дә итәсездер?
— Әйе, 23 апрельдә снаряд шартлап, аның ярчыклары аяк, башка урыннарга тиеп яраландым. Үзебезнең Актаныш егетләре беренче ярдәм күрсәттеләр, сугыш булмаган урынга алып чыктылар. Үзәктән Донецк кырыендагы хуҗалары ташлап киткән ярымҗимерек йорларга барып юынып, киеимнәрне юып йөри идек. Яралангач шунда яттым. Хастаханәгә яраларны эшкәртү, бәйләү өчен алып барып кайта иделәр.
Иренең яралану хәбәрен ишеткәч, хатыны Светлананың йөрәге түзми, балаларын әнисенә калдыра да Данияр янына юлга чыга.
-Анда бик куркыныч, өй кырыена да, урам урталарына да снарядлар төшә. Солдатлар ачыгып, арып-талып кайталар. Данияр белән иптәшләренә ашарга әзерләп көтеп тордык, мин килгәнче Данияр үзе генә пешергән. Ничек тә Даниярны тизрәк аякка бастыру теләге белән кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырыштым. Даниярга июнь аенда Донцкида беренче операцияне ясадылар, әмма организмда тромблар башланды. Ростов шәһәренә күчереп дәваладылар. Аннан Мәскәүгә.
Районыбыз башлыгы Ленар Зариповка бик зур рәхмәт. Нинди генә хәлдә калсак та, иң беренче туры үзенә шалтыратып хәлне аңлаттык. Ленар Рафакович ярдәме белән Мәскәүдә дәваландык. Башка ярдәме дә күп булды.
-Авылдашларыгыз да сезгә ярдәм кулы сузган, концертлар куеп, акча җыйганнар.
— Әйе, авылдашлар мәдәният йортында хәйрия концерты куйдылар, билет саткан акчаны безгә тапшырдылар. «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов та булышты. Барысына да бик зур рәхмәт!-ди Светлана.
Данияр исә Актаныштан гуманитар ярдәм әзерләп җибәрүче барлык райондашларыбызга олы рәхмәтен җиткерде. Чөнки туган җирдән, туган йорттан килгән азык-төлек белән табыннарын көйлиләр, якыннарының күңел җылысы солдатларга көч тә, дәрт тә, дәрман да, куәт тә бирә.
Даниярны Мәскәү госпиталеннән чыккач, Архангельск хастаханәсенә җибәрәләр. 7 сентябрьгә кадәр больничныен озайтып, хәл җыярга туган авылына озаталар.
Гаилә башлыгының кайтуы хатыны, балалары өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Балалар, бигрәк тә кечкенә Ләйлә әтисенең яныннан да китми.
— Әтиебезне бигрәк сагындык, Ләйлә гел «Әти, әти!» дип елый иде. Ул кайткач, барыбызга да бик рәхәт булды. Тизрәк бу сугышлар тәмамлансын, ирләребез, әтиләребез, туганнарыбыз өйләренә кайтып, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Гариповлар гаиләсе Даниярның отпускасы вакытында балаларның җәйге ялын күңелле уздырды. Мәсәлән, алар Татарстан Республикасы көнендә Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың боз шоуы карарга Казанга бардылар. Бу Татарстан Республикасы Рәисенең хәрби хезмәткәрләр гаиләләре өчен махсус бүләге булды.
Район ЮХИДИ идарәсе күпбалалы гаиләгә ярдәм йөзеннән, «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында Ләйләгә автомобиль креслосы бүләк итте.
Бу хакта әлеге сылтама буенча кереп укырга мөмкин.
Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев