Бүген, 5 гыйнвар - Советлар Союзы Герое Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтовның туган көне
Бүген, 5 гыйнвар - Советлар Союзы Герое Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтовның туган көне.
Актаныш районы Яңа Бикчәнтәй авылында туган ул. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Бюсты Җиңү паркында урнашкан.
1944 елның 23 июнендә Һадимөхәммәтов җитәкләгән рота Беларусиянең Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребичи авылы янында дошманның саклану сызыгын өзә. Рота 2 траншеяны кулга төшерә, Новосёлки һәм Завязье авыллары янында дошманның артына төшә. Һадимөхәммәтов яраланса да, рота белән идарә итүен ташламый. Әлеге авыллар дошманнан тулысынча азат ителә.
Әлеге батырлыгы өчен, 1944 елның 22 июлендә, Гомәр Һадимөхәммәтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
#ГодЗащитниковОтечества
#ВатанныСаклаучыларЕлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев