Каһарман эзләре буйлап
Актаныш Технология техникумы мөгаллимнәре һәм студентлары хәрби-патриотик айлык кысаларында, күрше Илеш районында, Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәевның музеенда булдылар
Актаныш Технология техникумы мөгаллимнәре һәм студентлары хәрби-патриотик айлык кысаларында, күрше Илеш районында, Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәевның музеенда булдылар.
Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә БАССРның Бәләбәй өязе Илекшиде авылында (хәзерге Илеш районы) крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның 25 сентябрендә Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлаганнан соң аны фронтка җибәрәләр.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 гә якын хәрби очыш ясаган. Сугышны майор, полк штурманы итеп тәмамлый. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге Җиңү парадында катнаша.
1956 елда аңа «полковник»исеме бирелә, 1964 елдан ул сәламәтлеге какшау сәбәпле запаска китә. Муса Гәрәев Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Очучы 1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә озак авырудан соң вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев