Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Актаныш егете мактау кәгазе белән бүләкләнде
Актаныш районының Аеш авылында туып-үскән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Эльвир Яһүдин туган ягына кыска вакытлы ялга сөенечле хәбәр белән кайтты. Эльвир Радик улы үзенең хәрби хезмәтенә командованиесе тарафыннан югары бәя алды.
Подразделение командиры полковник Р. Кутаев солдатны хөрмәтләп грамота тапшырды. Анда Эльвир Яһүдинның шәхси инициативасы, җаваплылыгы һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы аерым билгеләп үтелә. Документта аның профессионализмы, катлаулы шартларда үз-үзен контрольдә тота белүе һәм ышанычлылык сыйфатлары да ассызыклана.
Бу грамота– туганнар, авылдашлар һәм район халкы өчен чын горурлык билгесе, димәк якташыбыз намус белән хезмәт итә, башкаларга рухи көч һәм эшенә тугрылык үрнәге булып тора.
Эльвир Яһүдинны чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау, Җиңү белән туган ягыбызга әйләнеп кайтуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев