Сез- безнең горурлык!
9 июнь көнне районыбыздагы хәрби җәмагать оешмаларының берсе, Герман җирләрендә хәрби хезмәттә булган егетләребезнең бәйрэм көннәре булып узды.
Нәкъ 80 ел элек, 1945 елның 9 июнь көнне, легендар маршал Жуков Г.К. Германия җирендә Совет гаскәрләре группасын оештыру турындагы доктринага кул куйды һәм шул көннән - 1994 елның 31 нче августына кадәр, Германия демократик республикасында Совет гаскәрләре, ата - бабаларыбызның Рейхстагка кадаган җиңу байрагын горур тотып, илебезнең иминлеген тәэмин итүдә хәрби сакта тордылар.
Германиядәге Совет гаскәрләре иң югары хәрби әзерлеклеләрдән саналды, һәм илебезнең хәрби көчләренә үз эшенең остасы булган бик күп офицерлар тәрбияләде, алар арасыннан лаеклы генераллар, маршаллар чыкты.
Сайлап кына алынган, сәламәт, семьялары үрнәк тәртиптә генә булган, районыбызның йөзләрчә егетләре әлеге группада (ГСВГ) хәрби хезмәттә булдылар.
Бүгенге көндә районыбызда Германиядэ хәрби хезмәттә булган ветеран егетләребезнең группасы эшләп килә, анда инде 90 га якын ветеран теркәлгән. Узган ел алар алар узләренең, район үзәгенен Җиңу паркында һәйкәлләрен булдырдылар. 4 метрга якын биеклектәге "Азатлык солдаты" һәйкәле, Җиңу паркының матур, гузәл, зәвык белән эшләнгән һәйкәлләрдән санала.
Әлеге бәйрәмне, район ГСВГ төркеменнән 6 ветеран, Мәскәү шәһәренең Җиңү паркында оештырылган ГСВГ оешуга 80 еллык бәйрәмендә булып кайттылар.
Алар үзләренең онытылмаслык тамашада катнашуларын, әлеге бәйрәм тамашасында полкташлары, бергә хезмәт иткән дуслары белән очрашулары, узган тантана турында шатлыклары белән уртаклаштылар.
Бәйрәм белән Сезне ГСВГ ветераннары! Сәламәтлек телибез, тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Районыбыз җирлегендә, киләчәк буынга патриотик тәрбия юнәлешендәге эшегезне тагы да киңрәк җәелдереп, бергә, бердэм булып хәрәкәт итәргә язсын !
Район ГСВГ ветераннары Советы рәисе Нәсим Заһертдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев