Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Сугышчан батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән батыр истәлегенә шахмат турниры узды.

Әфганстанда хезмәт иткәндә яраланып кайткан авылдашыбыз Хафизов Илдар Нәсих улы инде мәңгелек йортта.

15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 35 ел тулган көн. Әфган җирендә хезмәт итүче солдатлар өчен бу көн аеруча кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне! Әфганстанда хезмәт иткәндә яраланып кайткан авылдашыбыз Хафизов Илдар Нәсих улы инде мәңгелек йортта. Сугышчан батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән батырны онытмау максатыннан, инде 18нче тапкыр авылыбызда регионара шашка-шахмат турниры үткәрелә. Әлеге бәйгене башлап җибәрүчеләр- Илдарның бертуганнары. Быел да төп йортта яшәүче энесе Ришат, җәмәгате Фәридә белән әлеге чараның төп оештыручылары булдылар. Тәэсирле итеп патриотик рухта башлап җибәрелгән кичәне мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ямьләде, ә әфганчы егетләребез үзләренең чыгышы белән дәвам итте.Соңгы елларда алар
әлеге чарага сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела.
 Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Районда әфганчылар союзы барлыкка килде. Чарага алар буш кул белән килмәгәннәр-җиңүчеләргә һәм оештыручыларга үз бүләкләрен әзерләгәннәр. Шулай ук Әнәк агрофирмасы, авылдашыбыз Газинур Бәдертдинов,Мари Суксудан Елена Ирдуганова, Актаныштан Әхәтовлар гаиләсе дә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Рәхмәт үзләренә. Ә инде бәйгенең судьялары булып районыбыз шахмат мәктәбе тренерлары Имамов Илдар Сәрдәр улы белән авылдашыбыз Галимов Фәһим Галим улы булу ,әлеге ярышларның никадәр дәрәҗәле булын һәм дөрес бәяләнүен сөйли. Аларга судьялык итүдә ярдәм иткән Зиязетдинов Хатип Хаккый улына зур рәхмәт.
   Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

Яна Кормаш мәдәният йорты җитәкчесе Шәймөхәммәтова Эльмира

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев