«Без бергә» хәйрия концерт труппасы Чаллыда концерт куярга әзерләнә
Актаныш районының «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды үз эшчәнлеге географиясен киңәйтә. Якты, талантлы иҗат коллективы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты уздыра.
13 августта Яр Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульварында «Без бергә» хәйрия концерт труппасы концерты булачак.
Барчагызны да гаиләләрегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән концертка чакырабыз. Бергәләп бердәмлек һәм ярдәм атмосферасы тудырыйк!
Бу хәбәрне Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыгызга, дус-туганнарыгызга җиткерегез. Әлеге кич сезгә матур музыкадан ләззәт алу мөмкинлеге генә түгел, ә чын изге эшкә өлеш кертү форсаты да бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев