Актанышның беренче мәктәбе укучылары һәм технология техникумы студентлары Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген илебездә Билгесез солдат көнен билгеләп үтелә. Әлеге мөһим көн уңаеннан Җиңү паркында Актанышның 1нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм технология техникумы студентлары катнашында истәлекле чара узды.
Яшь буын вәкилләре һәлак булган геройларны искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм исемнәре билгеле булмаган, әмма җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез кешеләрнең батырлыкларын искә алдылар.
Патриотик тәрбия, тарихка хөрмәт һәм хәтерне саклау - мондый очрашуларның төп максаты!
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев