Әҗмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына яңа һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Актаныш районының берничә авылы яңа һәйкәлләр белән каршылый. Әҗмәт авылында да бүген, 8 май көнне яңа һәйкәл ачылды.
Узган ел Чалманарат, Күҗәкә авыл җирлекләрендә яңа һәйкәлләр ачылса, быел Такталачык җирлегендә ике, Иске Айман,Түке, Иске Кормаш авыл җирлекләрендә батырларыбызның исемнәре мәңгеләштерелде. Һәйкәлләр бүген белән үткәнне бәйләүче кадерле ядкарьләр. Туган авылындагы истәлекле чарага шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина да кайткан иде. Лилия иске мәктәп урынының матур төс алып, анда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәкәл ачылуга сөенүен әйтте. Аның фикерләрен бар авылдашлары куәтли. Шуңа да җыелышып, бердәм булып һәйкәл ачылуны көткәннәр, төзергә ярдәм иткәннәр.
Әҗмәтлеләрне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм һәйкәл ачылу тантанасы белән Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин, Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев котлады. Җиңү көненә багышланган концерт караганнан соң бәйрәм кунаклары солдат боткасыннан авыз иттеләр, кайнар чәй белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев