Без хәтерлибез, без яшибез!
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Пучы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Без хәтерлибез, без яшибез!» дигән чара узды.
Бу очрашуга әфганчы Фәрраев Рәфис Мирхәт улы килде.
Балалар зур кызыксыну белән «Әфганстан - безнең хәтер» презентациясен карадылар, әфганчы сугышчыны тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Үзенең чыгышларында кунак үзенә, үзенең тормыш юлы, аларның ничек сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары турында сөйләде.
Без Ватан Приказын намус белән, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә үтәгән һәм Әфганстандагы интернациональ бурычларны фидакарьлек белән хәл иткән кешеләр алдында бурычлы. Аларның истәлеге, тормышка ашмаган өметләре хакына яшәячәкбез, тынычлыкны саклаячакбыз, яратачакбыз, өметләнәчәкбез, Әфганстанда исән калганнарның истәлеген саклаячакбыз.
Очрашу истәлегенә балалар җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган Күгәрчен-тынычлык символын тапшырдылар.
Оксана Имамова, Пучы балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Булдыргансыз.
0
0