Бүген Такталачык халкы Бөек Җиңү алып килгән 400 батырын искә алды
Бүген Актаныш районы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза. Такталачык авыл җирлегендә дә Бөек Ватан сугышында Ватан өчен көрәшкән батырларны искә алып, Хәтер митингы узды.
Такталачыкның Билгесез солдат һәйкәле авылның нәкъ уртасында урнашкан. Аның янындагы стелаларга Ватан сугышында катнашкан 400 авылдашларының исемнәре уеп язылган. 73 ир-егет кенә туган ягына кабат аяк баса алган. 327 кеше чит җирләрдә ятып калган.
Илебез азатлыгын яклау һәр ир-егетнең изге бурычы дип тәрбиялиләр безнең якларда. чыннан да, көчле затларыбыз бары горурлык хисләре генә уята. Такталачыкның 7 егете Әфган сугышында интернациональ бурычын үти. Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә 13, хәзерге махсус хәрби операциядә 11 егет катнаша. СВОдан вакытлыча ялга кайткан Айдар Әдиятуллин белән Илзар Сәрвәретдинов исә бүгенге Бөек Җиңү бәйрәменең зур кунаклары булдылар.
Яуда һәлак булганнар рухын авылдашлар дога кылып искә алды. Авыл мулласы Мөдәфис Ногманов изге Коръән аятьләрен укыгач, геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин авылдашларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, җиребездә тынычлык урнашсын иде, дип теләде.
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев район башлыгы исеменнән авыл халкын Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Барлык сугышчылар, хәзер инде күз алдыбыздагы батырлар- махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче райондашларыбыз үрнәгендә яшь буынны тынычлык сөюче, туган илне яратучы, туган ил өчен намус белән хезмәт итәрлек кешеләр итеп үстерү безнең бурыч, диде.
«Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов, район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев та бәйрәм белән котладылар. Бүгенге матур тормышның кадерен белеп, авылдашларга сайлаган һөнәрләре буенча тырышып эшләп, җиңү өчен үз өлешләрен кертергә чакырдылар.
Бәйрәмнең асыл матур бизәге- Такталачык мәктәбе укучылары булды. Егетләр һәп кызлар бик эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте. Алар сугышчан тематикадагы җырлар, биюләр башкардылар. Нәфис сүз аша фашист илбасарларына нәфрәт белдерделәр, тыныч тормыш бүләк иткән солдатларыбызга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре авыл ветераннары белән сугыш чорын сәхнәләштереп күрсәттеләр, нәкъ 1941 елдагыча авыл урамнарыннан солдатларны фронтка озатучы җигүле атлар узды. Ә Җиңү машиналары шатлыклы, сөенечле хәбәрләр белән алып кайтты. Аларга авылның батырлары, геройларны үстергән аналар утырган иде.
Бәйрәм Билгесез солдат һәкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев