Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Югары Яхшыйда күрше авыл командалары белән «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары узды

Югары Яхшый мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены булып узды. Ярышка Аккүз, Иске Байсар, Иске Сәфәр һәм Чуракай мәктәбеннән дә укучылар килгән иде.

Чараның тантаналы өлешендә катнашкан "Эконом " хужалыгы директоры Кәримов Алмаз Зәкиян улы, Югары Яхшый Авыл җирлеге башлыгы Әхәтов Илнур Хираҗетдин улы, җирлек депутаты Галимуллин  Рәшит Вәлиулла улы бу ярышның патриотизм тәрбияләүдә мөһимлеген ассызыклап, балаларга уңышлар, җиңүләр теләделәр. 
 Уеннарны укытучылар  М. Х. Марданов һәм Ә. Ф. Флүнов бик яхшы итеп оештырганнар.

Һәрбер ярыш төренә дә җаваплы укытучылар билгеләнгән. Укучылар бик күп кенә ярыш төрләрендә  көчләрен сынап, үзләренең киләчәктә лаеклы Ватанны саклаучылар булуларын күрсәттеләр. Мондый уеннар дәвамлы булып, уен гына булып калсын иде.

Илнур Әхәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев