Түмерҗәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына беренче һәйкәл ачылды
Бүген Такталачык авыл җирлегенең ике авылында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган ике һәйкәл-обелиск ачылды. Берсе аның Түмерҗә, икенчесе Әҗмәт авылында. Һәйкәл ачу кече авылларыбыз өчен олы вакыйга. таш һәйкәлләр җансыз түгел. Алар - тыныч күк йөзе бүләк иткән ата-бабаларыбыз рухын саклау, аларга бүгенге мул тормышыбыз өчен рәхмәт әйтү һәм батырлардан үрнәк алып яшь буынны тәрбияләү урыны ул.
Кечкенә генә Түмерҗә авылыннан йөзләрчә ир-егет Бөек Ватан сугышында катнаша. Хәзер инде аларның берсе дә безнең арабызда юк. Әмма балалары, оныклары батырларның исемен кадерләп саклый.
Быелдан исә авылдашлар Бөек Җиңү көненә багышлап куелган һәйкәл янында якын кешеләрен бергәләп искә алачак. Актаныш районы хакимияте, Такталачык авыл җирлеге җитәкчелеге һәм, әлбәттә, авылдашлар бергәләп сафка бастыра аны. Моңа кадәр авылда һәйкәл булмаган.
Райондашыбыз Илмар Сәрвәров һәйкәлне бик матур итеп ясаган. «Батырларга мәңгелек дан» сүзләре әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Җиңү билгесе – зур Кызыл йолдыз янәшәсендә Бөек Ватан сугышы батырлары исемнәре уелган. Бер өлештә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, икенче өлештә сугыштан кайтып һәлак булганнар язылган.
Такталачык авыл башлыгы Илнур Хуҗин киләчәктә исемлекне тагы да тулыландырачакбыз, диде, һәйкәл төзүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.
Актаныш районы башлыгы Илшат Габдулхаев Түмерҗәдә яшәүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, авылны саклап яшәүләре өчен рәхмәт әйтте.
Чөнки биредә күпчелек халык өлкәннәр, аларның да шактые җәйгә генә кайта. Туган йортларының утларын сүндермичә, матур итеп яши, балалары, оныкларына туган як җылысын бүләк итә. Бәлки әле киләчәктә яшьләр дә ата-баба нигезенә кайтып төпләнер, авыл кабат гөрләп китәр.
Такталачык мәктәбе укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Иң өлкән кеше- тыл ветераны Гөлсинә Гафарова исә авылдашларына, җитәкчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп,
һәйкәл барлыкка килү сөенече белән уртаклашты, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев