Язылырга һәм иренмәскә!
“Татмедиа” АҖ һәр ярты ел саен үзенең абунәчеләре арасында бүләкләр уйната. Анда катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк. Ягъни “Татмедиа”га караган басмаларга язылып, аның квитанциясенең күчермәсен генә юллау сорала. Бары тик газета-журналларга язылырга һәм иренмәскә!
Апач авылында яшәүче Ландыш Галиевага чираттагы бәйгедә бәхет елмайды. Безнең районнан ул бердән-бер бүләк отучы. Аңа блендер чыккан.
Бүген Ландыш Илгиз кызын мөхәрриятебезгә чакырып, бүләген тапшырдык. “Актаныш-информ” җитәкчесе Руслан Усманов аны бүләк отуы белән ихлас күңелдән тәбрик итте.
-Әлеге бәйгедә бүләк отуыма бик шат. Элегрәк “Актаныш таңнары” газетасы үткәргән бәйгедә дә катнашып, җиңү яулаган идем. Район, республика матбугаты белән һәрдаим танышып киләбез. Газета-журналларга язылабыз. Әлеге бәйге хакында исә “Гаилә һәм мәктәп” журналыннан укып белдем дә, квитанцияләрне җибәреп карарага булдым, -ди Ландыш.
-Соңгы елларда газета-журналаларга язылучылар саны кимеде. Сер булмаса, сез ничә төрле вакытлы матбугат аласыз?
-Үзем Әтәс мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәч, газета-журналларны шактый алам. “Актаныш таңнары” газетасын кечкенәдән яратып укыйм һәм үземне белгәннән бирле аңа язылам. Чөнки район яңалыкларын белеп бару бик кирәк. Шулай ук “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларын, “Көмеш кыңгырау”, “Татарстан яшьләре” газеталарын да һәрдаим алдырам.
-Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә газета-журналларның да роле бар дип исәплисезме?
-Әлбәттә, бар. Газета-журналлар белән аларны да даими таныштырам. Кызыксыну уятырга тырышам. Бергәләп укыйбыз. Шушындый бәйгеләрдә катнашырга чакырам. Аларны оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә дә катнашырмын дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев