13 гыйнвар көнне Богады авылында үзләренең батыр улын – Айназ Арслановны соңгы юлга озаттылар
Ул Украинада барган махсус хәрби операциядә алган тән яраларыннан һәлак булды. Айназны соңгы юлга озатырга туганннары, авылдашлары, дуслары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр, райондашлар җыелды. Һәркем күзендә яшь, күңелдә әрнү. Айназның якыннарын юатырдай сүзләр дә табып булмый...
Айназ Айрат улы Арсланов 1993 елның 25 гыйнварында Иске Богады авылында туган. Иске Богады мәктәбен тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем ала. 2012-2013 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, “Тамыр” хуҗалыгында эшли.
2022 елның 29 нчы сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә алына. Хәрби бурычларын үтәгәндә каты яралана. 2023 елның 29 декабрендә Мәскәү шәһәрендәге Бурденко исемендәге госпитальдә йөрәге тибүдән туктый.
Хушлашу мәрәсимендә
район башлыгы Ленар Зарипов кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
– Хөрмәтле Айрат, Эльвира, сезнең гаиләгә килгән зур югалтуны, авыр кайгыгызны чын йөрәгебез белән уртаклашабыз. Батыр егет үстергәнегез өчен сезнең алда башыбызны иябез. Айназ безнең күңелдә мәңге сакланыр. Ул безнең якты, эшчән кеше иде. Җир җимертеп басуларда эшләде. Егетләребезне догаларыбыздан калдырмыйк. Айназның караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Безнең белән рәттән яу кырларында хезмәт иткән егетләребез дә басып тора. Сез үзегезнең гомерне дә кызганмыйча, безнең тынычлыкны саклыйсыз. Хөрмәтле райондашлар, аларның гаиләләрен онытмыйк, ярдәм итик. Бергә, бердәм булыйк, авырлыкларны бергә кичерергә өйрәник, – диде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Айназның гаиләсенә Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның кайгы
уртаклашу сүзләрен җиткерде.
– Меңләгән Татарстан егетләре үзләренең ватанпарвәрлеген күрсәтеп, бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганыч, югалтулар да бар. Бүген сезнең авылдашыгыз Айназ Айрат улын соңгы юлга озатабыз. Айназ безнең героебыз. Ул үзен аямыйча безнең тынычлыкны саклап, гомерен бирде. Сезне юатырга нинди генә җылы сүзләр табарга тырышсак та, бу югалтуны кичерергә ничек авыр икәнен аңлыйбыз.
Айназның урыны җәннәттә булсын. Ә бүген яу кырында булган егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, – диде.
Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергәч, Айназны һәм башка һәлак булган егетләрне искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте.
Айназны Актаныш технология техникумында да бары тик яхшы яктан гына хәтерлиләр. Аны соңгы юлга озатырга да күпләп килгәннәр.
– Бүген Актаныш технология техникумын тәмамлаган өченче егетне соңгы юлга озатабыз. Әлеге егетләргә гаилә корып, матур итеп яшәргә дә яшәргә иде бит әле. Нишлисең, бу афәт аларны безнең арадан алып китте. Бездә укыган дәвердә Айназ үзен бик тыныч, сабыр, тырыш, эшчән итеп күрсәтте. Хәтеребездә дә шулай булып уелып калды. Аның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты булсын, – диде Радик Садертдинов.
– Без Айназ белән бергә мобилизацияләндек. Бергә
кайтырбыз дип дә хыялланган идек... Авыр туфрагың җиңел булсын, дустым, – диде махсус хәрби операциядән дустын озату өчен берничә көнгә генә кайткан Рөстәм Хисамов.
“Без бергә!” волонтерлар төркеме кызлары да Айназның әтисенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклаштылар. Айназның сеңлесе Энҗе дә бугазына тыгылган төерне көчкә йотып, абыйсына соңгы сүзләрен әйтте.
– Абый, мин сине беркайчан да болай иртә соңгы юлга озатырмын дип уйламаган идем. Мин сине бик нык яраттым һәм яратачакмын. Син минем йөрәгемнең яртысы. Без икебез бер тамчы идек. Абый, башка егетләрнең иңсәләрендә фәрештә булып, аларны сакла, якла. Син безнең героебыз, батырыбыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, – диде.
Туганнары да Айназ турындагы матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Кечкенәдән әнисе Миләүшәне югалтып, ятимлек ачысын татыса да, яхшы күңелле егет булып үсте, диделәр.
Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръән аятьләре укып, дога кылганнан соң, Айназны Богады авылы зиратына җирләделәр.
Айназның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Аның исеме райондашлар күңелендә мәңге сакланыр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев