2026 елда Россия пенсионерлары ике тапкыр арттырылган түләүләр алачак
2026 елның 1 февралендә һәм 1 апрелендә Россия пенсионерлары арттырылган түләүләр алачак.
2026 елның 1 февралендә һәм 1 апрелендә Россия пенсионерлары арттырылган түләүләр алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов хәбәр итте. 1 февральдә иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Аны хөкүмәт гыйнварда билгели. 1 апрельгә планлаштырылган икенче индексация Социаль фонд мөмкинлекләренә бәйле булачак. Түләүләр күләме факттагы инфляция дәрәҗәсеннән артып китәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев