Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

25 ФОРМА КИҢӘШМӘДӘН:Ак күгәрченнәр - Аккүзгә очты!

25 форма киңәшмә - мөһим, кирәкле, күп кенә четерекле мәсьәләләргә чишелеш юлы билгеләүче утырыш. Чираттагы киңәшмә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында узды.

                                                  Биредә, гадәттәгечә демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эш, балигъ булмаган балалар белән эшләү, эчкечелек белән көрәш темаларына тукталып үтелде. Проблемаларны хәл итү юллары барланды. Иминлек сагындагы эшчәнлек хакында сүз барды, җаваплы затлар сүз тотты.

                                                  Район сулышының барометры булган 25 форманың иң күңелле мизгеле - тәртип һәм иминлек хөкем иткән җирлеккә ак күгәрчен сыннарын тапшыру. Бу юлы ул янәдән Аккүз якларына юл тотты.

                                                  Тулырак бу хакта "Актаныш таңнары" газетасының киләсе саннарыннан укый алырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Татарстан яңалыклары Актаныш таңнары 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" 25 форма-киңәшмә