Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген, 22 декабрь- Энергетиклар көне. Әлеге уңайдан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы ветераннар!

Актаныш муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән тәбрик итәм!
Бүгенге дөньяда энергетика - җәмгыятьнең алгарышта булуының төп нигезе. Район учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, һәр йортның җылысы һәм ямьлелеге нәкъ менә сезнең фидакарь хезмәтегезгә бәйле. Сезнең көчегез белән Татарстанда булдырылган ышанычлы энергетика инфраструктурасы ярдәмендә республиканың әһәмиятле тармаклары тотрыклы рәвештә үсә.
Сезгә һөнәри эшчәнлектә уңышлар, рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, имин тормыш, нык сәламәтлек, икътисадый тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!

Без дә үз чиратыбызда Ленар Рафак улын Энергетиклар бәйрәме белән котлыйбыз. Чөнки ул үзе дә озак еллар Татарстан Республикасының энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән фидакарь затларның берсе. Күңелегездәге һәм йөрәгегездәге энергия беркайчан да бетмәсен, халкыбызның хөрмәтеннән һәрвакыт тулыланып торсын. Җаваплы һәм тынгысыз эшегездә зур уңышлар, үзегезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык һәм мәхәббәт телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев