Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов халкыбызның бөек улы Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. Минтимер Шәриповичны ихластан гомер бәйрәме белән котлыйм.
Безнең өчен ул һәрвакыт үрнәк булды. Республикабызның иминлегенә, икътисади алгарышына нигез салган кешеләрнең берсе ул. Бүген дә, Туган ил, Туган җир дип җан атып, республикабыз киләчәге өчен янып хезмәт куя.
Сәламәт булып, безне - барлык татарстанлыларны сөендереп яшәргә язсын. Гомеренең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын!
Туган көнегез белән Минтимер Шәрипович!
Котлау Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның телеграм-каналында чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев