Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы террорга каршы көрәш комиссиясендә һава киңлеген күзәтү буенча мобиль постлар оештыру турында сөйләштеләр

Бүген Актаныш районы хакимиятендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары һава киңлеген күзәтү буенча мобиль постлар оештыру турында сөйләштеләр. Төп максат- Актаныш районы территориясенә килеп кергән пилотсыз очу аппаратларын (БПЛА) ачыклау.

Актаныш районы террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев утырышның көн тәртибенә куелган Актаныш муниципаль районында билгесез пилотсыз очу аппаратларын (БПЛА) ачыклау максатларында һава киңлеген күзәтү буенча мобиль постлар оештыруның мөһимлеге турында чыгыш ясады.

Актаныш муниципаль районы башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Ленар Зарипов әлеге әһәмитле мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.  Комиссиянең башка әгъзалары да фикерләре белән уртаклашты.

Утырыш ахырында уртак карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев