Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш районы хакимиятендә янгын сүндерү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Бүген Актаныш районы хакимиятендә янгын сүндерү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район янгын сүндерүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, һәркемгә үз эшенә тугры булулары, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булулары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Сезнең эшчәнлек- һөнәр генә түгел, ул фидакарьлек һәм югары җаваплылык хисе таләп итә торган бурыч үтәү дә,- диде район башлыгы 103 янгын сагы хезмәткәрләренә. 

Быел Актанышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа заманча янгын депосы төзелә башлады. Ул өр-яңа җиһазлар һәм техника белән җиһазландырылачак. Яңа депо янгын күзәтчелеге эшчәнлеген үстерүдә һәм безнең төбәктә куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим адым булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев