Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш районында кышкы маршрут исәбе башланды

Бүген Актаныш районы аучылык хуҗалыгында ел саен үткәрелә торган кышкы маршрут исәбе старт алды. Әлеге чара ике ай дәвамында узачак.

Район территориясе 10 километрлы маршрутлар челтәренә бүленгән. Кичә маршрутларны әзерләү эшләре башкарылды, бүген исәп алучылар җәяү маршрутка чыкты.

Исәпләү барышында техника куллану тыела, шуңа күрә исәп нәтиҗәләре җәяү йөреп генә төгәл алына.

Актаныш районында барлыгы 23 маршрут билгеләнгән. Алар арасында Богады, Әлем, Киров һ.б. урманнары һәм басу-кырлар аша уза. Маршрутлар вакытында районда яшәүче барлык җәнлекләр һәм кошлар — шул исәптән кыр тавыклары һәм тетеревлар исәпкә алына.

Кышкы маршрут исәбе җәнлекләр саны, тыгызлыгы һәм территория буенча таралышы турында төгәл мәгълүмат бирә һәм аучылык хуҗалыгын нәтиҗәле алып бару өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев