Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районындагы дүрт мәктәп тавышлы идарә итү системалары белән җиһазландырылды

Актаныш муниципаль районында 64 гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмасы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме, террорга каршы сакланганлык оештырылганмы? Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова әлеге сораулар буенча аңлатма бирде.

Актаныш районындагы 64 мәгариф оешмасы да террордан саклану буенча куркынычсызлык паспортларына ия. 64 учреждениенең 11-е икенче категорияле куркынычлылык дәрәҗәсенә, 21-е өченче категорияле, 41-е дүртенче категорияле куркынычлылык дәрәҗәсенә туры килә. Икенче һәм өченче категорияле оешмаларны «Патрон» шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре каравыллый. Барлык мәгариф оешмаларында да Татарстан Республикасы буенча РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсенең Минзәлә филиалына турыдан-туры чыга торган тревога сигнализациясе, 16 оешмага видеокүзәтү урнаштырылган. 12 сендә стационар һәм кул металл эзләгечләре бар.

15-17 август көннәрендә Мәгариф оешмаларының 2023-2024 уку елына әзерлеген тикшерү вакытында аеруча террордан саклану, куркынычсызлыкны, хәвефсезлекне тәэмин итү юнәлешендәге системаларның төзеклегенә игътибар бирелде. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларының эвакуация, керү һәм чыгу юлларының томаланмавы, аларда каршылыклар булмау бүгенге вәзгыятьтә аеруча мөһим.

Террордан саклану турындагы документация- планнар, рекомендацияләр, памяткалар, исәп журналлар белән җаваплы затлар танышмы, саклану кагыйдәләрен беләләрме, бу хакта имзалары бармы, барысы да тикшерелде.

Гадәттән тыш хәл килеп чыканда уку-укыту процессында катнашучыларның һәм сак хезмәткәрләренең хәрәкәт алгоритмы эшләнә. Районыбызның дүрт мәктәбе Актанышның беренче һәм икенче санлы, Киров, Пучы мәктәпләре эвакуация вакытында тавышлы идарә итү системалары белән җиһазландырылды. 

23 мәгариф оешмасының икенче һәм өченче категорияле бишесендә видеокүзәтү системасы, 8 оешмада кул металл эзләгечләре юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев