Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш сәнәгате: Агрегат заводында мөмкинлекләр зур!

Актанышта урнашкан агрегат заводы иң перспективалы преприятиеләрнең берсе.

Агымдагы елны агрегат заводы җитәкчелеге 1 миллиард 100 миллион сум керем белән төгәлләргә ният тота. Чагыштырып карасак, ике ел элек бу сан нибары — 650 миллион сум булган. Әлегесе көнне штатта 180 хезмәткәр, ә шул ук 2 ел элек ярдәмчел персоналны да исәпләгәндә 86 кеше эшләгән. Алга таба исә яңа корпус төзелү дә көтелә, ул склад бинасы буларак хезмәт итәчәк. 

Завод директоры Артём Егоров белән сөйләшеп алдык. Тыгыз эш графигында ул вакыт тапты:

Завод әлеге вакытта нинди сулыш белән эшли?

— Актаныш агрегат завод «Ростар» компаниясе тарафыннан 3 элек алына. Әлеге вакытта заводта икенче өлеш модернизация эше тәмам. Шул исәптән җиһазлар, станоклар шактый күп яңартылган. Безнең завод «Актаныш» сәнәгать паркы территориясен били, җитештерүчәнлекне үстерергә урын бар.

Нәрсәләр җитештерәсез, Артём Алексеевич?

— Машиналар һәм махсус билгеләнешле техника өчен запчастьләр җитештерәбез. Чималны Чаллыдагы тимер кою заводыннан алабыз. Безгә алардан турыга кайта. Үзебез 50% чамасы номенклатураны «КАМАЗ» өчен җитештерәбез шулай ук. 

Хезмәт хаклары вакытында түләнәдер?

— Әйе, шулай. Хезмәт хаклары яхшы! Карьера буенча үсеш өчен бар мөмкинлекләр дә бар. 

Эшчеләр җитәрлекме?

— Әлеге вакытта билгеле, илебездә берникадәр эш кадрлары дефициты күзәтелә. Шуңа күрә, оператор вазыйфасына мәсәлән — эш тәҗрибәсез, белеме булмаган затларны да кабул итәбез. Әлбәттә, белгечкә остазлык итү һәм ресурс үзәкләрендә укытып чыгару да каралган. Бүгенгесе көнгә Актаныш технология техникумы белән үзара килешү һәм хезмәттәшлек итү бар. Тагы да ныграк белем туплау өчен Яр Чаллы шәһшрендә укыту да бар.

Бүгенге катлаулы, икътисад һәм сәнәгать үсеше өчен кыенлыклар булып торган чакта да завод ел әйләнәсенә, тәүлекләр буена туктаусыз эшли. Бу да игътибарга лаектыр, мөгаен. Эш сменалап оештырылган. Рәсми рәвештә эшкә урнашканда тудырылган барлык мөмкинлекләр бар монда. 

Цехлар буенча үткәндә шуңа игътибар юнәлдердем. Бер хезмәткәр дә эшсез, тик тормый. Һәр эшче үзенә тапшырылган хезмәтне җиренә-җиткереп, тиешенчә башкара. Аларга әле махсус киемнәр дә бирелә.

Биредә барлыгы 30 позиция яки шулкадәр төрдәге детальләр ясала.

Яшь белгеч, сыйфатны контрольдә тоту бүлеге начальнигы Денис Ионов әңгәмәбездә болай дип билгеләде:

  •  Товарларның сыйфатын юбилгелим. Продуктларыбыз халыкара стандартларга туры килә. Көненә 1000 чамасы җитештерүчәнлек куәте бездә. Көн саен диярлек җитештерелгәнне җибәреп торабыз. 
  • Браклар булгалый. Мөмкин булган эчке брак күләме 1,5% барлык җитештерелгән продукциядән. Бу сан күбәйсә, позициягә аерым игътибар юнәлтелә. 
  • Хезмәтемнән, хезмәт хакымнан зарланырлык түгел! Эшем бик ошый, тату коллектив.

Ассортимент киңәеп торган, көнүзәк ихтыяҗлы товарлар җитештергән заводның киләчәге дә якты булыр. Алдагы көннәрдә биредә тагы да күбрәк яшь белгечләр дә килүенә иман камил!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев