Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АКТАНЫШНЫҢ БЕРЕНЧЕ САНЛЫ МӘКТӘБЕНДӘГЕ БҮГЕНГЕ ХӘЛ: Бер ялган сүз...

Ялган сүзнең соңы яман, ди халкыбыз мәкале. Урындагы МЧС, полиция, дәүләт көч структуралары, медицина ярдәме машиналары Актанышның беренче мәктәбе янәшәсендә, 112 номерына кемдер шалтыратып, бинага шартлаткыч куелган, дигән.

                                   Бу күңелсез вакыйга хакында  махсус сигнал аша белә мәктәптә булганнар. Махсус сигнал белән педагог, җаваплы затлар җитәкчелегендәге укучылар, класс бүлмәсеннән чыгып, бинаның төп һәм запас чыгу урыннары аша эвакуацияләнә. 
Коткыга салган хәбәр актанышлылар арасында да бик тиз тарала башлады, шөкер, ялган булды бу сигнал. Әлеге вакытта полиция тикшерүләр алып бара.  
Мәктәп директоры Резеда Маликова бу хакта ни дияр?

– Бүген, бу турыда хәбәр килү белән махсус звоноклар бирелде, мондый очракта җаваплы булып билгеләнгән техник хезмәткәрләр тарафыннан эвакуация ишекләре дә ачылып чыгу мөмкинлеге тудырылды: 574 укучы, 21 техник хезмәткәр, 32 укытучы Баян Дәүләтов исемендәге стадион янына эвакуацияләнде һәм нәтиҗәдә һава торышы суык булу сәбәпле мәдәният сараена озатылды. Мәктәп эчендә һәм тирә-як территориясендә укучы балалар калмауны яңадан тикшереп, информация бирелде.
Аннан соң, тикшерү эше алып барыла башлады. Белгечләр тарафыннан эзләнү эшләре тәмамлангач, безгә кире мәктәп бинасына кайтып уку процессын дәвам итәргә рөхсәт булды. Ялган булды шалтырату. Ялганлыкның яманлыгын күрдек. 1:30  чамасы тикшерүләр барды. 10:55 кайта башладык. 
Әлеге вакытта балалалар өйдә. Иртәгәдән дәресләр дәвам ителәчәк! Ничек кенә булса да, без балалар гомерен саклап калырга тиешбез.

Әле бу материалны язганда, 2021нче елның маенда Казанда булып узган тетрәндергеч вакыйга күз алдына килеп басты. Бер вәхшилек аркасында күпме газиз һәм бер гаепсез, тормышны да күреп өлгермәгән балаларның гомерләре кырылды, изге һөнәр иясе булган укытучылар... Авыр, әлбәттә авыр. Бүгенге вакыйга да ялган булуы белән хәерле булса да, шалтыраткан кеше суд алдына һичшиксез басачак. Зинһар, хөрмәтле ата-аналар балаларыгыз белән күбрәк аралашырга, алар социаль челтәрләрдә утырган, язылган төркемнәре һәм пабликларны игътибар үзәгендә тотыгыз! 
Искәртеп үтик, мондый "шаярулар" өчен җинаятьчегә 700 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф яисә 6-8 елга тиклем ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Фаҗигалар кабатламансын иде дә бит!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев